Минзәлә яшьләре Яр Чаллы шәһәре Җәмиг мәчетендә Коръән уку бәйгесендә.

Яр Чаллы шәһәре Җәмиг мәчетендә Коръән уку бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә Минзәләдән дә катнашучылар булды. 
Бәйге өч өлештән торды: 
1. Тәҗвид (язмача); 
2. Коръәнне яттан уку; 
3. Коръәнне карап уку. 
Жюрилык вазыйфасын «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллимнәре алып барды. 
Нәтиҗә: 
15 яшькә кадәр катнашучылар арасында Фәсхиев Ильназ җиңү яулады. 
15 яшьтән өлкәннәр арасында: 
1. Музафаров Г. 
2. Хәйбрахманов И., Садыйков Р. (Минзәлә)
3. Салихов Д., Музафаров Г., Губайдуллин Н.

Чыганак: http://akmechet.ru